«Яшәргә беркайчан да соң түгел!»: очрашу кичәсе (18+)

18 гыйнварда 1 нче санлы китапханә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә берничә китап авторы, танылган спортчы, Европа, Россия һәм Дөнья буенча призлы урыннар яулаучы Фәнис Нуретдинов белән очрашу оештырды. 

жить никогда не поздно
IMG-20220118-WA0009
IMG-20220118-WA0010
IMG-20220118-WA0007

Китапханәче, кунакны сәламләп, шагыйрь иҗаты турында хис-кичерешләре белән уртаклашты, аның шигырьләрен укыды, шуннан соң язучының үзенә сүз бирде. Автор үзенең тормыш юлы турында сөйләде, шигырьләрен, юмористик хикәяләрен укыды. Кичә аның тормыш иптәше М.Нуретдинова башкаруында җырлар белән үрелеп барды. 
Иҗади очрашу Фәнис Бари улына хас булганча юморга һәм оптимизмга бай булды һәм дустанә аралашу рухында узды.  

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: